Миңнеханов белән Бабушкин Әстерханда Бөтенроссия Сабан туена әзерлек турында сөйләште
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин белән очрашты. Алар Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек буенча да фикер алышты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
«Безнең товар әйләнеше 500 млн сум дәрәҗәсендә. Без машина төзелеше, автомобиль төзелеше һәм судно төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү яклы. Өлкәне автомобиль шинасы, суыткыч җиһазлары, халык кулланышы товарлары белән тәэмин итәргә әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты сүзләренчә, ике төбәк арасындагы хезмәттәшлек өчен цифрлаштыру мөһим юнәлеш булып тора. Ул «ЗаказРФ» федераль сәүдә мәйданчыгы мөмкинлекләрен һәм гамәлгә ашырыла торган «Республика маркетинг үзәге - импортны алыштыру үзәге» проектын файдаланырга тәкъдим итте.
Миңнеханов шулай ук хезмәттәшен 21-24 сентябрьдә Казанда узачак Kazan Digital Week халыкара цифрлы форумында катнашырга чакырды.
«Әстерхан өлкәсендә 60 меңнән артык татар яши. Татар иҗтимагый оешмаларына ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Татарстан Президенты.
2023 елда Әстерхан өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү планлаштырыла. Алар чарага әзерлек һәм уздыру буенча уртак эшче төркем оештыру турында карар кабул итте. Очрашу нәтиҗәләре буенча элек төзелгән килешүгә карата чаралар планы имзаланды.