"Без сәясәткә кысылмыйбыз". Башкорт яшьләре "Самауырлы ритайым"да җыела
Уфада башкорт яшьләре матур традицияне дәвам итәргә алынган. 15 июнь кичендә Агыйдел яры буенда "Самауырлы ритайым" дигән чара узды. "Без сәясәткә кысылмыйбыз, хакимияттән ерак тору өчен, бернинди грантларда да катнашмыйбыз – безгә тимәсеннәр генә!" ди яшьләр.