Лениногорскида мәктәп яны лагерьларының беренче сменасында мең бала ял итә
Лениногорск шәһәре һәм районында мәктәп яны лагерьларының беренче сменасы 2 июньнән эшли башлады. Беренче смена 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк, бу чорда 999 баланы ял иттерү каралган. Беренче сменада 24 лагерь эшчәнлек алып бара.
Икенче смена 30 июньнән башланачак һәм 23 июльгә кадәр дәвам итә. Бу арада 435 бала ял итәчәк, 11 лагерь эшләячәк. Икенче смена шәһәр мәктәпләрендә генә оештырыла. Бу турыда «Заман сулышы» журналисты Розалия Мостафина хәбәр итә.
Иске Шөгер мәктәбе базасында “Ромашка” мәктәп яны лагере оешкан. Биредә 61 бала ял итә, алар 4 отрядка бүленгән. Лагерь җитәкчесе Әлфия Бадыкшанова әйтүенчә, балаларның ялы күңелле үтсен өчен төрле чаралар узып тора.
“Шөгердәге Нефть музеена бару алар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды. 6 июньдә шагыйрь Александр Пушкин туган көне һәм Рус теле көне уңаеннан балалар рәсемнәр ясады һәм рәсемнәр конкурсы-күргәзмә оештырдык”, - ди Әлфия Бадыкшанова.
Балалар шулай ук табигатькә экскурсиягә чыгарга да ярата. Лагерьда 4 тәрбияче балалар белән көн дәвамында була. Лагерьга иртәнге 8.00 сәгатьтә киләләр һәм 14 сәгать 30 минутларда китәләр.
Зәй-Каратай мәктәбендә “Ландыш” мәктәп яны лагеры эшли. Анда 7 бала ял итә. Укучыларның һәркөне иртәнге гимнастика ясаудан башлана, һава торышы уңай булганда урамда гимнастика ясыйлар.
Зәй-Каратай мәктәбе лагерының җитәкчесе Ландыш Мөхәмәтова әйтүенчә, лагерьның һәр көне аерым тематика буенча уза.
“Менә бүген балыкка багышланган көн иде. Балык темасына ребуслар чиштек, аппликация ясадык. Көннең икенче яртысында чишмә янына барып, ял итеп килдек. Гомумән, көннең икенче яртысын табигатькә багышлыйбыз”, - дип сөйли Ләйсән ханым. Ул һәм лагерьда тәрбияче булып эшләүче Галия Вәлиева балаларның күңелен күреп, төрле чаралар оештыралар.