Алабугада Шишкиннар гаиләсенең юбилейлары уңаеннан бәйрәм чарасы булды
Алабугада Шишкиннар гаиләсенең юбилейлары уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Кунаклар рәссам яшәгән йортка җыелды. Быел Иван Иванович Шишкинның тууына 190 һәм әтисе, сәүдәгәр һәм шәһәр башлыгы Иван Васильевич туганга 230 ел тулды.
Алабуга музей-тыюлыгының генераль директоры Гөлзада Руденко сүзләренчә, бүген рәссамны гына түгел, Алабуга үсешенә зур өлеш керткән әтисен дә искә алалар.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев сүзләренә караганда, Алабуганың ул вакытта ук үз архитектурасы, системалы энергетика һәм су белән тәэмин ителеше, урам утлары булган.
Рөстәм Нуриевка беренчеләрдән булып музей-тыюлыкның яңа басмасын — «Алабуга шәһәре тарихы» һәм «Алабуга сәүдәгәре Иван Васильевич Шишкинның тормышы» китапларын укыды. Укуга шулай ук Иҗтимагый совет рәисе Айрат Кавиев, Спас соборы башлыгы иеромонах Кирилл (Забавнов), Алабуга районы Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов та кушылды. Хәтта туристлар да яңа басмадагы юлларны укыды.
Аннары ел да үткәрелә торган «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Быел конкурска барлыгы 578 рәсем тәкъдим ителгән иде. Конкурста Татарстанның 28 шәһәр һәм торак пункттан 44 сәнгать мәктәбе, балалар иҗаты үзәкләре һәм студияләре катнашты. 15 җиңүче билгеләнде. Аларга истәлекле бүләкләр — диплом, акчалата премия, китаплар бирелде.
Быел беренче тапкыр конкурста ошаган эшне район башлыгы да билгеләп үтте. Аның авторы — Яр Чаллы кызы Айсель Харисова. Рөстәм Нуриевка аның Ван Гог стилендә ясалган рәсеме хуш килгән. Җиңүчеләр арасында алабугалылар да бар. Анастасия Айметова И.И.Шишкин исемендәге 1нче сәнгать мәктәбендә укый. Конкурста беренче тапкыр гына катнашмаса да, бу аның беренче җиңүе.
Шул ук көнне Иван Иванович каберенә һәм Иван Иванович һәйкәленә чәчәк салдылар.