Татарстанда кыяр белән помидорның бәясе 10 процентка төшкән
Узган атнада, 3-10 июньдә, Татарстанда кайбер азык-төлек товарларының бәясе төште.
Бигрәк тә кыяр белән помидорның бәясе 10 процентка арзанайды. Хисап чорында кыярның бәясе 105 сумнан 85 сумга һәм помидорның килограммы 143 сумнан 130 сумга кадәр төште. Моннан тыш, бананның бәясе 5,5 процентка (114 сумнан 108 сумга) арзанайды. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.
Бу вакытта шикәр комының бәясе 4,5 процентка төште һәм килограммы 80 сум булды. Хәзер кишернең килограммы 62 сум, ә йомырканың бер дистәсе 65 сум тора. Бер килограмм кәбестәнең бәясе 3 процентка төшкән һәм 61 сум булган, ә карабодайның уртача бәясе 1 процентка төшкән, хәзер аның килограммы 118 сум тора.
Шул ук вакытта бәрәңгенең бәясе 2,5 процентка арткан һәм килограммы 69 сум булган. Шулай ук дөгенең бәясе 1,5 процентка артуы күзәтелә, аның килограммы 94 сумга кадәр җиткән. Шулай ук алманың килограммы 126 сум булган (1,2 процентка арткан) һәм сөтнең литры – 63 сум.