Казан янындагы бистәдә йорт һәм ишегалды корылмалары янып беткән
Казанның Киндери бистәсендә Мичурин урамында йорт янган. Бу турыдагы хәбәр янгын сагы хезмәтенең 101 номерына бүген 11.01 сәгатьтә килгән.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, янгын сүндерүчеләр урында йорт һәм ишегалды корылмалары януын ачыклаган.
12.26 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Зыян күрүчеләр юк.