Россия Президенты Хөкүмәттән авыл территорияләрен үстерүгә акча бүлеп бирүне сорады
Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәттән авыл территорияләрен үстерүгә акча бүлеп бирүне сорады. Бу хакта дәүләт башлыгы Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышында белдерде.
Авылда эшләүче кешеләр илне һәм, хәзерге көндә дөньяның шактый зур өлешен туендыралар. Алар уңайлы, лаеклы шартларда яшәргә тиеш. Шуңа бәйле рәвештә, Хөкүмәттән профильле программага акча бүлеп бирүегезне сорыйм. Биредә авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан экспорт пошлиналары финанс чыганагы була ала», - диде Путин.
Россия Президенты сүзләренчә, авыл территорияләрен комплекслы төзекләндерү һәм үстерү өстенлекле бурыч булып тора.
Моннан тыш, дәүләт башлыгы авыл мәдәният йортларын, шулай ук төбәк һәм муниципаль театрларны һәм музейларны реконструкцияләү һәм модернизацияләү программаларын киңәйтергә тәкъдим итте. Бу максатларга 2023 һәм 2024 елларда алтышар миллиард сум бүлеп бирү планлаштырыла.