Миңнеханов һәм Русских төбәкләр хезмәттәшлеге турында килешү имзалады
Шимбә, 18 июньдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских белән очрашты. Алар төбәкләрнең хезмәттәшлеге турында килешү имзалады.
Документ сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүдән һәм аны 2024 елга кадәр гамәлгә ашыру буенча чаралар планыннан тора. Бу турыда ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов Федераль Сабантуйда катнашу өчен күрше төбәккә килде. Татарстан Президенты Ульяновск өлкәсе губернаторына Сабантуйны оештырганы өчен рәхмәт белдерде.
- Ульяновск өлкәсендә 150 меңгә якын татар яши.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан һәм Ульяновск өлкәсенең сәүдә-икътисади багланышлары зур. Һәм үзара товар әйләнешен үстерү өчен яхшы перспективалары бар. Шулай ук Идел буе федераль округының ике төбәге җитәкчеләре «Бөек Идел юлы» бренды маршрутларын үстерү буенча хезмәттәшлек турында да сөйләште.