Россиядә автомобильләрне электрон сату-алу сервисы эшли башлаячак
Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы җәй көне дәүләт хезмәтләренең электрон имзасын кулланып, автомобильләрне электрон сату-алу сервисын эшләтеп җибәрергә ниятли.
«Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы дәүләт хезмәтләренең электрон имзасын кулланып, автомобильләрне электрон сату-алу сервисын тикшерә башлады. Җәй көне бу сервисны сәнәгать эксплуатациясенә кертергә планлаштырабыз», - диде ведомство башлыгы Мәкъсүт Шадаев Петербург халыкара икътисади форумында. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Дәүләт хезмәтләре мәгълүматлары буенча, көчәйтелгән квалификацияле электрон имза - кулдан куелган имзаның электрон аналогы. Көчәйтелгән квалификацияле электрон имза куелган документ кулдан имзаланганга тиң.
XXV Петербург халыкара икътисади форум 15-18 июньдә Санкт-Петербургта уза.