Казан автобусларында Сабантуй программасы белән QR-кодлар урнаштырылачак
Сабантуй алдыннан Казан автобусларында QR-кодлар урнаштырылачак, аларны смартфон ярдәмендә ачып, пассажирлар мәйданчык схемасы һәм бәйрәм программасы белән таныша алачак. Кодларны бәйрәмнең төп мәйданчыгы – Мирный бистәсендәге Каенлыкка бара торган транспортларда күрергә мөмкин булачак.
Бу кертелгән яңалык Мирныйдагы Сабантуйга барырга ниятләгән казанлыларга һәм шәһәр кунакларына мәйданчыкка килгәнче үк үз маршрутларын алдан планлаштыру өчен күздә тотылган чаралар турында белергә ярдәм итәчәк, дип сөйләде Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров. Аның сүзләренә караганда, яңа система белән эшләү алгоритмы гади – QR-кодка смартфон камерасын каратырга кирәк, шуннан соң телефонда Сабантуй программасы һәм схемасы белән сайт ачылачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Сабантуй 19 июньдә узачак. Мирный поселогының Каенлыгына дүрт тукталыш пунктыннан махсус автобус маршрутларында барып җитәргә мөмкин булачак: «Җиңү Проспекты» метро станциясе», «10 нчы микрорайон», Павлюхин урамындагы «Филармония концерт залы» һәм «Глазунов урамы» (Теплоконтроль). Автобуслар 8:00 сәгатьтән бәйрәм чаралары тулысынча тәмамланганчы йөриячәк. Юл өчен түләү шәһәр эчендәге тариф буенча башкарылачак. Шулай ук 23, 56 нчы номерлы рейс автобуслары да йөриячәк. Моннан тыш, Мирный Сабан туена «Казан-1» станциясеннән электропоездда да барырга мөмкин булачак.
Мирныйдан кала, Сабантуй тагын ике локациядә – Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта һәм Аккош күле янындагы урман-паркында узачак.