Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 75 очрагы ачыкланды
Узган тәүлектә Татарстан медиклары республикада коронавирусның 75 очрагын теркәгән. Республикада айга якын COVID-19 инфекциясеннән үлем очраклары теркәлмәде.
Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, пандемия башланганнан бирле республикада 151 882 кешенең ковид йоктыруы рәсми төстә теркәлгән.
Бу чорда Татарстанда 1 995 кеше ковидтан үлгән.
Узган тәүлектә хастаханәгә 58 кеше эләккән, 184 кеше ткоронавирустан терелгән.