Алабугада яшәүчеләрне урам мультфильмнары фестивалендә катнашырга чакыралар
Алабугада яшәүчеләр урам мультфильмнары фестивалендә катнаша ала. Конкурста катнашырга теләүчеләргә 4-18 яшь булырга тиеш.
Конкурста катнашучылар теләсә кайсы техникада, теләсә нинди материалдан, теләсә нинди темаларга (сәнгать, дуслар, гаилә, спорт, туган як мәдәнияте, җәйге каникул) анимацион картина иҗат итә ала. Аларның мультфильмына «Союзмультфильм» киностудиясе режиссерлары һәм рәссамнары, мультимедиа һәм анимация факультеты укытучылары составындагы жюри бәя бирәчәк. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Конкурска 2021 елдан башлап 2022 елның 31 августына кадәр ачык чыганакларда бастырылган эшләрне бирергә мөмкин. Катнашучыларга мондый эшләрне проект сайтындагы форма аша, исем, яше, ил һәм шәһәр күрсәтеп җибәрергә кирәк.
Фестивальдә җиңүчеләр электрон исемле дипломнар һәм «Союзмультфильм» киностудиясеннән анимация курсы белән бүләкләнәчәк.