Татарстанда 88 чыгарылыш сыйныф укучысы рус теленнән имтиханда 100 балл җыйган
Татарстанда рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханында 88 укучы йөз балл җыйган. Республикада бу имтиханны быел 15 697 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган.
«Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәҗбүри фәннәр - рус теле һәм база белән профиль дәрәҗәдәге математика буенча БДИ-2022нең якынча нәтиҗәләрен чыгарды», диелгән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының хәбәрендә.
Татарстанда рус теле буенча БДИның уртача баллы 72,82 тәшкил итте. 19 кеше минималь чикне узмаган.
База дәрәҗәсендәге математика буенча бердәм дәүләт имтиханында 7 693 укучы катнашты, 79 кеше минималь чикне узмаган. Шул ук вакытта катнашучыларның 99 проценты биремнәрне уңышлы үтәде, уртача бәя 4,39 тәшкил итте.
Математика буенча профиль дәрәҗәдәге Бердәм дәүләт имтиханын республикада 7 977 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды. 18 катнашучы йөз балл алды. 357 кеше минималь чикне узмаган. Математика буенча профиль дәрәҗәдәге БДИның уртача баллы 64,06 тәшкил итте.