Татарстанда тагын 70 кешедә коронавирус тапканнар
Татарстанда тагын 70 кешедә ковид ачыкланган. 47 авыручыны хастаханәгә салганнар. Стопкоронавирус.рф порталында шундый мәгълүматлар урнаштырылган.
Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 151 952 кеше коронавирустан чирләгән. 147 795 кеше ковидтан савыккан, узган тәүлектә 95 кеше бу чирне җиңгән.