Балтачта яшәүче дистәдән артык егет армиягә китте
Балтач районы хәрби комиссариаты каршында 11 егетне армиягә озаттылар.
Егетләрнең алтысы Әстерхан өлкәсе Капустин Яр шәһәрендә, өчесе Киров өлкәсендәге район шефлыгында булган хәрби частьта, берсе Мәскәү, берсе Сергиев Посадта хезмәт итәчәк. Бу турыда «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Ватан алдындагы бурычын үтәргә китүче егетләрне зурлап озаттылар. Дуслары, якыннары район хәрби комиссариатына кадәр озата барды.