Чаллы мэры: Сабантуйда гадәттән тыш хәлләр булмады
Чаллы Сабан туе гадәттән тыш хәлләрдән, җәнҗаллардан һәм Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) кисәтүләреннән башка узды. Аппарат киңәшмәсендә мэр Наил Мәһдиев әлеге бәйрәмне үткәрүдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.
«Бүген иртән атнага йомгак ясалды. Һәм шунысы игътибарга лаек - Сабантуй көнендә, Эчке эшләр идарәсе башлыгы чыгышы буенча, бер генә җинаять тә теркәлмәгән. Хәтта хәвеф-хәтәр дә! Без кеше күп җыела торган бу бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештыра алабыз икән, шул исәптән югары иҗтимагый куркынычсызлык ягыннан да», - дип искәртте мэр.
Шәһәр башлыгы шулай ук кешеләрнең массакүләм бәйрәмнәрне һәм шәхси аралашуларны нык сагынганлыкларын әйтте. «Аның шулай икәнлеге күренде, бу сизелде. Барыгызга да ковид чикләүләреннән соң көтеп алынган шундый массакүләм бәйрәмне оештырган һәм үткәргән өчен зур рәхмәт. Куелган бурыч хәвеф-хәтәрсез һәм бигрәк тә җинаятьләрсез югары дәрәҗәдә үтәлде», - диде Мәһдиев.