Туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенроссия бәйгесенә теркәлү башланды
«Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының рәсми сайтында (https://teacher.natlang.ru) беренче катнашучыларны теркәү башланды. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел Россия Мәгариф министрлыгы «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсын үткәрә. Аның максаты - иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучыларының инновацион педагогик тәҗрибәсен ачыклау һәм тарату, мәктәптә әлеге фән укытучыларына ярдәм итү һәм һәм аларны бүләкләү.
Конкурста катнашу өчен Россиянең 72 төбәге гариза биргән. Рязань өлкәсе, Мордовия, Карачай-Черкесия, Краснодар крае, Курган өлкәсе, Кабардино-Балкария, Карелия һәм Марий Эл үз конкурсантларын тәкъдим итәчәк. Конкурска гариза биргән укытучылар Россия Федерациясе халыкларының утыздан артык телендә сөйләшә. Төбәк координаторлары катнашучыларны электрон теркәү өчен пароль алды.
Бәйге читтән торып һәм турыдан-туры турда үткәрелә. Читтән торып үткәрелә торган тур 8 августта башлана һәм 20 августка кадәр дәвам итәчәк. Беренче һәм икенче турыдан-туры турлар Ставрополь краенда 11-18 сентябрьдә узачак, диелә хәбәрдә.