Татарстанда узган тәүлектә 68 кеше коронавирус йоктырган
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән авыруның 68 яңа очрагы теркәлгән. Шулардан 21 кешене хастаханәгә салганнар, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф сайтында.
Пандемия башланганнан бирле республикада рәсми рәвештә Сovid-19 авыруының 152 020 очрагы расланган. 147 827 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 32 кеше соңгы тәүлектә савыккан.
Төбәктә өченче атна дәвамында инде ковидтан үлем-китемнең гомуми саны 1 995 очрак дәрәҗәсендә саклана.
Россиядә узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 2 667 яңа очрагы ачыкланган.