Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июнь
2022

Төркия университетында язучы Марсель Галиев иҗаты буенча фәнни хезмәт якланды

0
Төркия университетында язучы Марсель Галиев иҗаты буенча фәнни хезмәт якланды

Диссертация Инөнү университеты докторанты Фатма Җанполат-Җанал тарафыннан Рамилә Яруллина җитәкчелегендә язылган.

Бүген Төркиянең Инөнү университеты чордаш төрки тел һәм әдәбиятлар бүлегендә татар язучысы Марсель Галиев әсәрләре буенча галимә Рамилә Яруллина җитәкчелегендә фәнни хезмәт якланды. Диссертация яклау чарасында «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесе дә катнашты.

Гыйльми хезмәт «Хәзерге заман татар язучысы Марсель Галиев әсәрләрендә тел һәм өслүб» дип атала. Аны Инөнү университеты галимәсе, милләттәшебез Рамилә Яруллинаның аспиранты Фатма Җанполат-Җанал язган.

Фатма Җанполат-Җанал әдипнең поэзия төреннән 20 шигырен һәм чәчмә әсәре буларак «Ак абагалар» лирик повестен тикшергән. Ул хезмәтендә чагыштыру методына өстенлек биргән.

Диссертация биш бүлектән тора. Башлангыч бүлекләрдә автор татар әдәбиятының төрле чорлары, татар теленең төрки телләр төркемендә тоткан урыны һәм аның тарихи процесстагы үзгәрешләре турында мәгълүмат биргән. Фәнни хезмәтнең төп эчтәлеген Марсель Галиев әсәрләрендә кулланылган тел стиленең лексик-грамматик үзенчәлекләре тәшкил итә.

Яшь галимә хезмәтендә Марсель Галиевның хис белдерү, бизәкләү чараларын куллану , фразеологизмнар, алынма сүзләр, метафоралар, сынландыру, чагыштырулар, эпитетлар, гиперболалар, теркәгечләр, бәйлекләр белән эш итү алымнарын анализлаган.

«Марсель Галиев иҗаты әдәбият белеме нигезендә өйрәнелгән. Әмма аның тел-өслүбе үзенчәлекләре бу көнгә кадәр тикшерелмәгән. Кул тимәгән шушы өлкә миңа кызыклы тоелды. Марсель Галиевның тормыш юлын өйрәнгәндә аның рәссам булуы да ачыкланды, язучының ул сәләте әдәби иҗатына дә тәэсир иткән. Әдип тел-бизәкләү чараларын шул хәтле оста башкара, әсәрләрен укыганда күз алдына якты төсләр белән сурәтләнгән картина килеп баса. Мин сүзләр белән картина ясауның серен ачыкларга тырыштым», - дип сөйләде Фатма Җанполат-Җанал.

Диссертацияне яклау комитеты әгъзалары Фатма Җанполат-Җаналның фәнни хезмәтен «Катлаулы тема. Колачлы хезмәт. Җентекләп тикшерелгән»дигән бәяләмәләр белән бертавыштан максатка ирешкән булуын белдерделәр.

  • Яшь галимә Фатма Җанполат-Җанал Элазыг шәһәрендә туып-үскән, Фырат университетында чордаш төрки телләр бүлеген тәмамлаган, аспирантура белемен Малатия шәһәрендәге Инөнү университетында алган, татар телен Рамилә Яруллинадан өйрәнгән. Киләчәктә дә татар теле белән бәйле фәнни эшчәнлек алып барырга ниятли.




Губернаторы России
Москва

Собянин объявил о начале сборки «Москвича» по технологии полного цикла





Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» правит миром, расшифровал «ДНК В.И.Ленина», отменяет налоги. И… отключает институты времени. Разгадка «научных теорий заговоров».


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин. Главное за день



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Сергей Арутюнов

Сергей АРУТЮНОВ на своём сольном концерте в Государственном Кремлёвском Дворце презентовал дуэт с Родионом Газмановым. Артисты вместе исполнили хит “Люси”




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Звезды спорта. Кто они такие и почему их так называют?

Сергей Лёвкин: в Митине завершат возведение физкультурно-оздоровительного комплекса

Искусство продвинутого анализа в спортивном прогнозировании


ATP

Хачанов вышел в третий круг турнира ATP в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Блоги

Сергей АРУТЮНОВ на своём сольном концерте в Государственном Кремлёвском Дворце презентовал дуэт с Родионом Газмановым. Артисты вместе исполнили хит “Люси”



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России