Путин инвалид балаларны очкычларда дәваларга алып бару бәясенә ташламалар ясауны йөкләде
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инвалид балаларны дәваларга очкычларда алып бару бәясенә ташламалар кертү буенча 2022 елның 1 ноябренә кадәр тәкъдимнәр тапшыруны йөкләде. Йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында урнаштырылган. Бу турыда РИА Новости яза.
«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә: ... социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы рәвешендә дәүләт социаль ярдәме алу хокукына ия булган инвалид балаларга һава транспорты белән дәвалану урынына һәм аннан кире кайту бәясенә ташламалар бирү турында тәкъдимнәр тапшырырга (аларга тимер юл транспортында йөрү медицина күрсәтмәләре буенча тыелса яки урынга барган вакытта күчеп утырырга туры килгән очракта)», – диелә йөкләмә текстында.