Рөстәм Миңнеханов Казан Кремле тарихы музее проектын эшләп бетерергә кушты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дүшәмбе көнне Казан Кремлендә булды. Ул Кремль тарихы музееның сәнгать проекты белән танышты һәм кисәтмәләр бирде.
«Бу уникаль урынның тарихи йөзен мөмкин кадәр сакларга, биредә булган рухны саклап калырга кирәк», – дип яза Рөстәм Миңнехановның сүзләрен Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Фото: © tatarstan.ru
Экспозициядә тарихи иконографияне, макетларны, документаль һәм архив материалларын, мультимедиа инсталляцияләрен куллану күздә тотыла.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Иман нуры» күргәзмәсен карады. Экспонатлар арасында сирәк кулъязмалар һәм китап ядкярләре, Болгар һәм Алтын Урда тәңкәләре, гыйбадәт кылу өчен чигелгән келәмнәр һәм хатын-кызлар киемнәре һәм башка бик күп нәрсәләр күрергә мөмкин.
Фото: © tatarstan.ru
«Милли костюм театры» презентациясе киләсе тукталу урыны булды. Анда тарихи киемнәр һәм бизәнү әйберләре урын алган. Шулай ук Татарстанда эшләнгән заманча кием-салым һәм аксессуарлар брендларын подиумда күрсәтү булды.
Фото: © tatarstan.ru
Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановка гавами урыннар бинасының ишегалды территориясен үстерү концепциясен тәкъдим иттеләр. Биредә туристлар өчен ял итү зонасын төзү һәм төрле чаралар оештыру өчен шартлар булдыру күздә тотыла.
Фото: © tatarstan.ru
Казан Кремленә визиты барышында Рөстәм Миңнехановны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры Гадел Хөснетдинов озата йөрде.