Фәхретдин Канюкаевка «Похвистнево районының Мактаулы гражданины» исеме бирелгән
19 июньдә Самара өлкәсенең Похвистнево районының Мактаулы гражданнары исемлеге яңа исемнәр белән тулыланды. Район башлыгы Юрий Рябов, Вәкилләр җыелышының 27.05.2022 көнендә чыккан «Похвистнево муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемен бирү турында карары нигезендә, Фәхретдин Канюкаевка таныклык тапшырды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
«Похвистнево районының Мактаулы гражданины» исеме Самараның «Дуслык» төбәк иҗади иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевка җәмгыятьтә милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклауга зур өлеш керткәне, Похвистнево муниципаль район территориясендә актив иҗтимагый эш алып барганы өчен бирелде, диелә хәбәрдә.