Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда бер елда туристларга 33,1 млрд сумлык хезмәт күрсәтелгән
Былтыр Татарстанда туристларга күрсәтелгән хезмәтләр күләме 33,1 млрд сумлык булган. Бу хакта Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасының Туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты әгъзалары белән очрашуда белдерде. Республика парламентының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
«Казан – туристлар арасында популяр булган шәһәрләрнең берсе булып кала бирә. Узган ел республикага 3,3 миллионнан артык кеше килгән. Сүз дә юк, коронавирус пандемиясе туристлар агымында чагылды, әмма хәзер хәл яхшыра, эчке туризм үсә. Гомумән алганда, узган ел Татарстанда төрле тармакларда (яшәү, туклану, күңел ачу) күрсәтелгән хезмәтләр күләме 33,1 миллиард сум тәшкил иткән», – дип сөйләде Мөхәммәтшин.
Парламент җитәкчесе ассызыклаганча, республикада туризм үсешенә зур игътибар бирелә. «Географик яктан уңайлы җирдә урнашу, күп кенә транспорт юллары, республикада үткәрелә торган халык бәйрәмнәре һәм әһәмиятле вакыйгалар шулай ук туризмны үстерүгә ярдәм итә», – дип билгеләп үтте ул.