Синоптиклар Татарстанда яңгыр, яшен һәм көчле җил турында кисәтте
Пәнҗешәмбе төнендә Татарстан территориясендә, нигездә, көньяк районнарда, яңгыр һәм яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алмашынучан болытлы һава булачак, яшен вакытында җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +11..+16 градус күрсәтер, көндез термометр баганалары +20..+25 градуска кадәр күтәреләчәк.