Башкортстанда курайчылар бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Башкортстанда Юмабай Исәнбаев исемендәге Республика курайчылар бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады. Курайда үзешчән яки профессиональ дәрәҗәдә уйнаучылар һәм курайчылар ансамбльләре бәйгедә катнашу өчен чакырыла, дип хәбәр итә «Башинформ».
Бәйге 16-17 сентябрь көннәрендә Акъяр авылында узачак. Шулай ук конкурс кысаларында алдагы елларда лауреат дип табылган башкаручылар, халык җырчылары, биючеләр һәм быелгы конкурста җиңүчеләр катнашында концертлар оештырыла.
- Юмабай Исәнбаев (1891-1943) - курайда профессиональ уйнау сәнгатенә нигез салучыларның берсе, чит ил сәхнәсендә милли сәнгатьне тәкъдим иткән беренче башкорт музыканты (Франция, Германия, Швеция, Бельгия, Голландия). 1991 елда Юмабай Исәнбаевка (вафатыннан соң) «Башкортстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исем бирелгән.