Рөстәм Миңнеханов: Татарстанга һәм Якутиягә туры авиация элемтәсе кирәк
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Якутия арасындагы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен билгеләде. Республика җитәкчесенә әлеге сорауны «Татар-информ» вәкиле «Татарстан-Якутия» форумында ике төбәкнең инвестицион һәм инновацион потенциалы презентациясе вакытында җиткерде.
«Сез инде төп проблеманы — безнең территорияләрнең ераклыгын билгеләдегез, - дип мөрәҗәгать итте ул корреспондентка. - Ике республиканы якынайту өчен барысын да эшләү мөһим. Турыдан-туры авиация элемтәсе кирәк. Бу проблема хәл ителәчәк. Казан белән очыш хәтта Мәскәү белән чагыштырганда бер сәгатькә кимрәк булачак».
Рөстәм Миңнеханов Якутия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр ике республика өчен дә файдалы булуын искәртте.
«Татарстан һәм Якутия — куәтле ике эре төбәк. Якутияне территория буенча узып китү кыен, әмма калган мәсьәләләр буенча безгә бер-беребезне тулыландыру мөмкин. Татарстан өчен Якутия - зур, күләмле, перспектив базар. Ә Татарстан Республикасы безнең партнерлар өчен шулай ук бик зур, кызыклы базар».
Элегрәк «Татар-информ» форум кысаларында берничә килешүгә, шул исәптән «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе һәм «Жатайская судоверфь» АҖ, Татарстанның «Химград» технополисы, « Саха-Рэм» ҖЧҖ һәм Якутия хөкүмәте арасында кул куелганлыгын хәбәр иткән иде.