Рязань өлкәсендә самолет һәлакәтендә дүрт кеше үлгән, бишесе реанимациягә озатылган
Соңгы мәгълүматларга караганда, Рязаньда «Ил-76» самолеты һәлакәтендә үлүчеләр дүрткә җиткән, дип хәбәр итә ТАСС ашыгыч хезмәтләргә сылтама белән.
Зыян күргән биш кеше реанимация бүлекләрендә, берсенең хәле аеруча авыр.
Ил-76 хәрби-транспорт самолеты Белгород - Оренбург маршруты буенча очыш ясый торган булган, Дягилевога ягулык салырга туктаган. Элегрәк РФ Саклану министрлыгында Рязань янында двигательнең төзек булмавы аркасында самолет җиргә төшеп утырырга мәҗбүр булган һәм өлешчә җимерелгән, дип хәбәр иткәннәр иде.