Рөстәм Миңнеханов Фатих Сибагатуллин вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Фатих Сибагатуллин вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Татарстан Республикасы Президенты мәрхүмнең хатыны Рәдифә Сибагатуллинага телеграмма юллады. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Хөрмәтле Рәдифә Габдулла кызы! Тормыш иптәшегез Фатих Сәүбән улы Сибагатуллинның вафатын тирән кайгы белән кичерәм.
Ул – Татарстан иң тәҗрибәле һәм абруйлы җитәкчеләрнең берсе иде, гомер буе туган җиренә тугры һәм нәтиҗәле хезмәт иткән, республиканың күп кенә районнарын үстерү өчен, гомумән, агросәнәгать комплексы һәм Татарстан икътисады потенциалын арттыру өчен күп эш башкарган кеше.
Россия Дәүләт Думасында Фатих Сәүбән улының күп еллык актив эше иң актуаль республика мәсьәләләрен хәл итүгә дә, Россия дәүләтен ныгытуга да зур өлеш кертте.
Бу көчле рухлы, хезмәт сөючән кеше һәрвакыт эшкә җаваплы карашы һәм билгеләнгән максатларга ирешә белүе белән аерылып торды, ул үзе янында эшләгән һәркемгә көчле иҗади дәрт һәм энтузиазм өстәде.
Фатих Сәүбән улын белгән һәркем хәтерендә ул Татарстанның чын ватанпәрвәре, бай һәм якты тормыш белән яшәгән тынгысыз иҗатчы буларак калыр дип ышанам.
Сөекле тормыш иптәшегезне, гаилә таянычын, балаларыгызның атасын, югалттыгыз һәм бу – бик авыр, бетмәс-төкәнмәс югалту.
Сезгә һәм Фатих Сәүбән улының күп санлы туганнарына һәм якыннарына бу кайгылы көннәрдә көч һәм ныклык, бер-берегезгә юаныч булуыгызны телим», диелә кайгынамәдә.