Татарстан башкаласында бишенче тапкыр «Төнге Казан» йөгереше узачак
16 июльдә ТР башкаласында бишенче тапкыр «Төнге Казан» йөгереше узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Йөгерешкә теркәлү 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 3-10 яшьлек атлетлар 300 һәм 600 метрга йөгерә һәм беренче медальләрен ала алачак. Программада шулай ук спорт ориентлашуы буенча традицион ярыш планлаштырылган.
Төнге җиңел атлетика ярышы Казансу яр буенда «Урам» экстрим-паркы янында старт ала.