Татарстан җитәкчелеге Фатих Сибагатуллин вафатына бәйле кайгы уртаклашты
Татарстан җитәкчелеге дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Фатих Сибагатуллинның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәясәтче бүген төнлә 72 яшендә вафат булды. Иртәгә, 25 июньдә, Игенчеләр сараенда (Федосеев ур., 36 йорт, 1нче кат, актлар залы) хушлашу мәрасиме узачак. Матәм чарасы иртәнге 8.00 сәгатьтә башлана.
Фатих Сәүбән улы Сибагатуллин 1950 елның 1 маенда Татар АССРның Кызыл Юл районы Апаз авылында (хәзер Татарстан Республикасының Арча районы) туа. 1973 елда Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институтын, 1987 елда – Саратов югары партия мәктәбен, 2005 елда В. В. Куйбышев исемендәге Казан финанс - икътисад институтын тәмамлый. Ветеринария фәннәре докторы, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе профессоры.
Хезмәт эшчәнлеген Сибагатуллин 1966 елда ТАССРның Арча районы «Ватан» совхозында башлый. Югары белем алганнан соң Яшел Үзән районының «Бишнә» совхозында һәм Балтач районының «Чапаев» колхозында баш ветеринар табиб булып эшли. 1976 елда Балтач районының «Правда» колхозы рәисе була. 1980 елдан 1991 елга кадәр Балтач, Арча һәм Мамадыш районнарында җирле хакимият органнарында һәм партия оешмаларында җаваплы вазифалар башкара.
1991 елда Фатыйх Сибагатуллин Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры итеп куела, ә 1995 елда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры итеп билгеләнә. Бу вазифаларда эшләү вакытында аның ярдәме белән инновацион чаралар эшләнә һәм гамәлгә кертелә, алар «бөртеклеләрнең югары уңышын алырга һәм республика терлекчелеге өчен гарантияле азык базасын тәэмин итәргә мөмкинлек бирде». Агросәнәгать комплексының техник җиһазланышын яңарту буенча максатчан эш алып барылды, дип билгеләп үтелә кайгынамәдә.
1996 елдан 2007 елга кадәр Сибагатуллин Татарстанның Нурлат районын җитәкли. Аның җитәкчелегендә районда «югары социаль-икътисади күрсәткечләргә ирешелде, авыл хуҗалыгы алга китте, ашлык җитештерү буенча район лидер булды».
Фатих Сибагатуллин Татарстан АССР Югары Советы депутаты, Татарстан АССР халык депутаты, I һәм II чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, V, VI һәм VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланган. Ул авыл хуҗалыгын үстерү өлкәсендә күп кенә канун проектларын эшләүче һәм теләк-тәкъдим җиткерүче булды, федераль һәм республика дәүләт хакимияте органнары арасында конструктив мөнәсәбәтләр урнаштыруда актив катнашты.
Моннан тыш, Сибагатуллин фәнни эшчәнлек белән дә актив шөгыльләнә, аның төп юнәлешләре - ветеринария хезмәтен камилләштерү, эре мөгезле терлекләрнең нәселен яхшырту. Ул Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге күп кенә академияләр әгъзасы, шул исәптән Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты. Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты.
Некрологта шулай ук сәясәтченең татар халкы тарихын аеруча кызыксыну белән өйрәнүе турында язылган. Аның эшләре арасында «Аттиладан президентка кадәр», «Мифлар һәм легендалар», «Бөек татарлар – Россия дәүләтен төзүчеләр һәм яклаучылар», «Татарлар һәм яһүдләр» кебек хезмәтләр бар.
Сибагатуллинның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм казанышлары югары бүләкләр белән билгеләп үтелгән, алар арасында – Мактау, IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», Халыклар дуслыгы, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» һәм «Татарстан Республикасының атказанган экологы» мактаулы исемнәре, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы.
«Ф.С.Сибагатуллин максатчан һәм сәләтле оештыручы, сизгер һәм игътибарлы остаз булды. Актив тормыш позициясе, патриотизм, югары иҗтимагый бурыч хисе һәм эшкә бирелгәнлеге белән ул катлаулы һәм масштаблы мәсьәләләрне хәл итәргә туры килгән барлык урыннарда да аерылып торды. Уникаль язмышлы кеше Сибагатуллин Фатих Сәүбән улы турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак», – диелә Татарстан җитәкчелеге кайгынамәсендә.
Некрологны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, вице-премьер - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» берләшмәсе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Нурлат, Мамадыш һәм Арча районнары башлыклары Алмаз Әхмәтшин, Анатолий Иванов һәм Илшат Нуриев, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов һәм Н.Э.Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов имзалаган.