Буа районында Бакый Урманченың 125 еллыгына сюжет төшерелде
«Хәзинә» галереясе. Бакый Урманче» фильмы өчен рәссамның туган ягында «Атлар коендыру» картинасын җанландыру сюжеты төшерелде. Ул Буада туып-үскән бөек рәссам Бакый Урманченың 125 еллыгына багышланган.
Проект авторы һәм режиссер Буада туып-үскән Розалия Закиева. Бикмураз авылы күле янында төшерелгән фильмда районның «Ак калфак»татар хатын-кызларынын ижтимагый оешма әгьзалары, мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл халкы катнашты. Шәһәр ипподромы атлары да картина бизәлеше булды. «Бу турыда «Байрак» сайтында хәбәр ителә.
Фильм тулысынча «Татарстан» ДТРК студиясендә төшерелә.