Татарстанда коронавирус йоктыруның тагын 50 очрагы ачыкланган
Узган тәүлектә Татарстанда тагын 50 кеше короновирус инфекциясен йоктырган. 19 пациент хастаханәдә дәвалана.
Узган тәүлектә өч кеше ковидтан терелгән, яңа үлем очраклары теркәлмәгән. Бу турыда стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.
Шулай итеп, Covid-19 пандемиясе башланганнан алып, Татарстанда яшәүче 152 416 кеше авырган. 148 551 кеше ковидтан терелгән, ә 1995 кеше үлгән.