Ирада Әюпова: «Шомбай-фест» фестивале шәһәр халкына бәйрәм бүләк итте
Бүген Казанда курчак театрлары фестивале ябылды. Спектакльләр театрның ике залында һәм театр алдындагы мәйданда барды.
«Шомбай-фест» халыкара курчак театрлары фестиваленең беренче призы Беларусь Республикасының «Демон» спектакленә тапшырылды. ТР Мәдәният министрлыгының махсус призын мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.
«Жюри үз призын тапшырыр. Ә без рус классикасын популярлаштырган өчен Беларусь Республикасыннан китерелгән Лермонтов әсәре буенча куелган «Демон» спектакленә махсус приз әзерләдек», – диде министр.
Мәдәният министры Ирада Әюпова үз чыгышында «Шомбай-фест» халыкара курчак театрлары фестиваленең үсешен бәяләп аны очыш белән чагыштырды.
«Минем парапланда очканым бар. Беренче тапкыр иң рәхәте – чөнки нәрсә икәнен белмисең. Икенче тапкырында үзеңне мәҗбүр итәсең, өченчесендә тагын да катлаулырак... бишенче, җиденче тапкырында син очуның тәмен тоясың», дип башлады ул фестиваль ябылу тантанасындагы чыгышын.
«Беренче тапкыр фестиваль оештыру да бик җиңел - белмичә тотынасың. Аннары авырлаша бара, чөнки үстерергә кирәк. Бу фестиваль вакытында гел юлда идем, әмма Илгиз (Зәйниев – Т.и.иск.) миңа видеолар җибәреп торды. Мин шуларга карап оча башлавыбызны аңладым», дип дәвам итте.
Ирада Әюпова фестивальдә катнашкан курчак театры коллективларына шәһәр халкына бәйрәм бүләк итүләре өчен рәхмәт әйтте. Рәхмәт сүзләрен беренче фестивальне башлап җибәргән Роза Яппаровага һәм әлеге мирасны алып калып аны үстергән яңа командагада ирештерде.
Ул мәдәниятнең, сәнгатьнең берләштерүче көч булуын ассызыклады. «Чөнки без киткәч бары тик сәнгать кала. Сезнең кайсыгыз XIX гасыр икътисадчыларын хәтерли? Алар бары тик сәнгатькә булышып кына тарихта кала алганнар. Сез тормышны яхшыртучылар», дип мөрәҗәгать итте залга.
- Бүген Казанда курчак театрлары фестивале ябылды. Спектакльләр театрның ике залында һәм театр алдындагы мәйданда барды.