Уфада булмаган агачларны кистерү һәм ташы инде сүтеп алынган җәяүлеләр юлын кабат сүттерү өчен 94 млн сум тотмакчылар
Уфа мэриясе шәһәрнең Совет мәйданындагы бер кишәрлекне төзекләндерү эшен башкаручыны сайлап алган. 94,4 млн сум түләячәкләр. Башкарыласы эшләр арасында агач төпләрен казып чыгару, агачлар кисү, җәяүлеләр юлларын сүтү дә бар. Әмма бу урында әлеге эшләр эшләнгән иде инде, ди Mkset.