Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июнь
2022

Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы Сабан туенда арбалы атлар узышты

0
Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы Сабан туенда арбалы атлар узышты

Ульяновск татарларының «Өмет» газетасында «Кулаткы Сабан туенда арбалы атлар узышты» дигән язма чыкты.

Иске Кулаткы район үзәгендә хезмәт, мәдәният һәм спорт бәйрәмнәре арасында иң борынгысы – Сабан туе үтте.

Мөхтәрәм дин әһелләре – Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин, Иске Кулаткы мәдрәсәсе мөгаллиме Коръән-хафиз Ибраһим хәзрәт Абдурахманов һәм «Биләр» мәдрәсәсе мөгаллиме Равил хәзрәт Ягудин милли бәйрәмгә үзләренең фатихаларын биреп, дога белән башлап җибәрделәр.

Аннары шәрәфле кунаклар – өлкә Губернаторы урынбасары Александр Коробко, Дәүләт Думасы депутаты Сергей Морозов, Иске Кулаткы районы башлыгы Лилия Богданова, Иске Кулаткы район хакимияте башлыгы Илдар Магдеев, Новоспасское район администрациясе җитәкчесе Александр Горбунов, Радищево район администрациясе башлыгы Александр Белотелов һәм Павловка район хакимияте башлыгы Александр Тузов, милләттәшләребезне ихластан сәламләп, бәйрәм котлауларын ирештерделәр.

Тәбрикләү сүзләреннән соң кыр батырларына, тырыш механизаторларга район администрациясенең Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды. Шулай ук күпләргә үрнәк булырлык Юнусовлар, Җамаевлар һәм Бикбаевлар гаиләләрен сәхнә түренә чакырып хөрмәтләделәр. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйриячелек акциясе кысаларында балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар да тапшырылды.

Сабан туеның төрле мәйданчыкларында кызыклы ярышлар һәм бәйгеләр оештырылган иде. Арбалы атта узышу бәйгесендә Яңа Яндука авылыннан Радик Алтынбаев беренче урынны алды. Иске Кулаткыдан Ринат Хәбибуллин – икенче, Иске Мостяктан Фәрит Зәйнетдинов өченче урынга лаек булды.

Атлар узышында Новоспасское районыннан оста җайдак Павел Степакинга тиңнәр табылмады. Иреккә җибәрелгән әтәчне тиз арада тотып алу конкурсы күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Иске Кулаткыдан Илнар Бикбаев белән Урта Терешкадан Ирек Бикбаев иң җитез һәм иң өлгер булып чыктылар.

Бәйрәмдә авыл җирлекләренең милли утарлары (подворье) арасында үткәрелгән район конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде. Жюри милли яктан бай эчтәлекле булулары белән аерылып торган Яңа һәм Иске Яндука авыллары утарларын җиңүче итеп таныды. Көрәш бәйгесенең нәтиҗәләре дә билгеле. Динис Альбиков, Айдар Сөнчәләев, Алмаз Асадуллин һәм Булат Бекеров үз үлчәү категорияләрендә беренчелеккә чыкты. Ә тәкә алу бәхетенә ирешкән Евгений Михайлов (Чардаклы районыннан) Кулаткы Сабан туеның абсолют батыры исемен йөртәчәк.

Иске Кулаткыдан Айдар Арифуллин авыш колгага бәйләгән тәкәгә хуҗа булды. Иске Атлаштан Әлфия Калюшева хатын-кызлар арасында кул көрәштерү бәйгесендә беренче урынны беркемгә дә бирмәде. Шашка уеннарында - Мосеевка авылыннан Рәсим Азизов, шахмат ярышларында Иске Атлаштан Данияр Сәйтбатинов җиңде. Ринат Абушаев, Вероника Павлова, Дмитрий һәм Евгений Михайловлар – гер күтәрү осталары.

Татарстан Республикасының «Идел» фольклор ансамбле, район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авылларның үзешчән сәнгать осталары милли бәйрәмне моңлы җырлары, дәртле биюләре белән бизәделәр.

«Районыбызда Сабантуй үткәрү традициясе уңышлы гына дәвам итә. Әлеге бәйрәмдә хезмәт алдынгыларын, үрнәк гаиләләрне, талантлы яшьләрне хөрмәтлибез. Мәдәният хезмәткәрләре, спортчылар, сәләтле балалар аңа тырышып әзерләнәләр һәм иҗади осталыкларын халыкка күрсәтәләр. Милләттәшләребез Сабан туен зарыгып көтеп ала, аннары ел буе аны сагынып сөйли», - ди район башлыгы Лилия Богданова.





Губернаторы России
Москва

Собянин принял решение увеличить фонд грантов одаренным учащимся школ искусств





Москва

Теплоходные прогулки по Амуру стартовали в Благовещенске


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

В мэрии Москвы рассказали о новых маршрутах круизных теплоходов



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Концерт

Концерт, культура, Россия: директор Бурдрамаы награждена медалью «За заслуги перед Бурятией» в Бурятии




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Танцоры из Асбеста выступят в Москве

Баскетбольный «Зенит» с разницей в 14 очков проиграл в Москве ЦСКА и уступает в полуфинальной серии Единой Лиги ВТБ со счётом 1–2

Фитнес прокачивает онлайн // Благодаря чему растет спрос на видеотренировки


WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» и все правительства могут отменить либо собрать все налоги!



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России