Казан федераль университеты алдынгы инженерлык мәктәбен төзүгә 84,5 млн сум грант ала
Казан федераль университеты быел алдынгы инженерлык мәктәпләре төзеләчәк Россия югары уку йортларын сайлап алу конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Яңа бүлекчә КФУның Чаллы институтында ачылачак, проектның стратегик партнеры - «КАМАЗ» ГАҖ. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Россия Хөкүмәте утырышы вакытында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин инженерлык мәктәпләрен булдыру проектлары конкурсында җиңүчеләрне атады.
«Быел без югары технологияле компанияләр белән партнерлыкта инженерлык мәктәпләре булдыру буенча киң күләмле проект башлап җибәрдек. Алар базасында инженерлык мәктәпләре төзеләчәк 30 университет сайлап алынды. Һәм бу башкала вузлары гына түгел, ә Россиянең төрле субъектларыннан белем бирү учреждениеләре дә», - диде ул.
Мондый мәктәпләрне ачу хокукы өчен Россиянең 45 төбәгеннән 89 университет көрәште. «Алдынгы инженерлык мәктәпләре» федераль проектын сайлап алу йомгаклары буенча 15 төбәктән 30 югары уку йорты грантлар отты.
КФУдан тыш, Татарстан югары уку йортларыннан КНИТУ-КХТИ җиңүче булды, мәктәп СИБУР белән партнерлыкта химия сәнәгате белән шөгыльләнәчәк һәм Иннополис университетының мәктәбе программа инженериясе укытачак.