Covid-19 белән авыручылар саны артып киткәнлектән, өч илдә кабат битлек режимы кертелде
Кипр, Катар һәм Пакистанда коронавирустан авыручылар саны арту сәбәпле, битлек режимы яңадан гамәлгә кертелде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Мисалга, Катарда соңгы көннәрдә уртача җиде йөзгә якын яңа авыручы ачыклана, бу июнь башына булган күрсәткечләрдән ике тапкыр күбрәк.
Пакистанда исә, авыручылар саны июнь башында күзәтелгән 100 очрактан тәүлегенә 800 кешегә кадәр арткан.
Кипрда битлек режимы 31 майдан гамәлдән чыгарылган иде.