Алабуга табиблары медицина хезмәткәрләре спартакиадасында бронза медаль алды
Алабуга табиблары медицина хезмәткәрләре спартакиадасында бронза алды. Алар волейбол, шахмат, өстәл теннисы, бау тартышу, бадминтон, швед эстафетасы, йөзү һәм башкалар буенча ярышты.
«Алабуга нуры» сайтында хәбәр итүләренчә, «Сәламәтлек-2021-2022» спартакиадасы Казанда 30 июньнән 1 июльгә кадәр үтте. Алабугадан хатын-кыз медицина хезмәткәрләре командасы швед эстафетасында бронза алды.
Быел спорт уеннарында 8 шәһәр һәм 6 район командасыннан барлыгы 600 медицина хезмәткәре катнашты. .