Чаллыда яр буеннан биш метр ераклыкта ир-ат мәете табылган
Чаллы шәһәрендә Тукай яр буе урамында елга ярыннан биш метр ераклыкта ир-ат мәете табылган.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, фаҗига урынына килгән коткаручылар мәетне яр буена чыгарган һәм полицейскийга тапшырган.
Ир-ат мәетенең шәхесе ачыклана. Билгеле булганча, ир-ат өстенә һәм аягына кигән булган.