Нәселе Казан татарларыннан булган галим Әфганстанда мәгариф департаменты башлыгы булды
Әфганстанның Саманган провинциясе губернаторы боерыгы белән этник татар Фәтхулла Атеф мәгариф департаменты башлыгы итеп билгеләнде, ул Мөхәммәт Кәрим Татарның улы.
«Фәтхулла Атеф тумышы белән Руи-До-Аб өязеннән, анда 120 меңнән артык татар яши. Ул Әфганстан татарларының яхшы белем алырга омтылучы яшь буын вәкилләренең берсе. Күптән түгел ул икътисад фәннәре докторы дәрәҗәсен яклады», - дип сөйләде «Татар-информ» журналистына Әфганстан татарлары советы башлыгы Забихулло Надери Татар.
Фәтхулла Атеф сүзләренчә, аның яңа вазифада беренче бурычы һөнәри һәм техник белем бирүне үстерү булачак һәм ул бу өлкәләрдә Татарстан тәҗрибәсен кулланырга әзер.
«Ул Казан татарларының варисы. Аның нәселе вәкилләре Үзбәкстан белән Таҗикстанда сәүдә һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән. Әмма Совет власте һәм аның белән Кызыл Армиянең Урта Азия илләренә килүе белән, татар сәүдәгәрләре национализацияләүдән һәм дини эзәрлекләүләрдән куркып, күрше Әфганстанга күчеп китәргә мәҗбүр булган. Әфган татарлары арасында мондый гаиләләр аз түгел, һәм һәркайсының фаҗигале тарихы бар», - диде Россия мөселманнарының Казан хәйрия патриотик фонды (вәкиллеге Кабулда) генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.