Татарстанда җиңел машина юл читенә төшеп китеп әйләнеп капланган, йөртүчесе - хастаханәдә
Кичә көндезге өчләр тирәсендә Әлмәт районының Багряж-Никольское авылы янында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.
Шаһитларның сүзләреннән аңлашылганча, 7нче модельле «Жигули» автомобиленең йөртүчесе, идарәсен югалтып, юл читенә төшеп киткән һәм түбәсенә әйләнеп капланган.
«Җиңел автомобильнең йөртүчесенә карап торышка 55-60 яшь тирәсе. Аягы сынган ир-атны хастаханәгә алып киттеләр», - дип искәртте шаһитлар.