Казанның авиация заводында эскаватор-төягеч хезмәткәрне таптатып үтергән
Кичә Горбунов исемендәге Казан авиация заводы территориясендә фаҗига булган.
«Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булганча, цех башлыгы урынбасары эш корпусы буйлап телефоннан сөйләшеп барган. Шул вакытта артыннаа эскаватор-төягеч хәрәкәт иткән. Аның чүмеченә поддон белән кирпеч куелган булган, шуңа йөртүче ир-атны күрмәгән, башта аны бәрдергән, ә аннары өстеннән чыгып киткән.
Ир-ат имгәнүдән шунда ук үлгән. Аңа 35 яшь булган.