Казан Кремлендә ханбикә Сөембикә һәйкәленең күчермәсе тәкъдим ителде
26 июльдә Казан Кремленең «Манеж» күргәзмә залында «Йосыпов кенәзләренең дворян нәселе» күргәзмәсе ачылды. Анда «Архангельское» музей-утары җыентыгыннан (Мәскәү өлкәсе) 450 экспонат тәкъдим ителгән. Экспонатларның күбесе беренче тапкыр куела.
Билгеле булганча, Йосыповларның нәсел башы Нугай урдасының башлыгы Йосыф би булган. Йосыповлар бабаларының исемен кадерләп саклаган һәм үзләренең татар булулары турында онытмаганнар. Йосыповларның заказы буенча башкарылган күп кенә артефактлар, аларда сакланган сәнгать әсәрләре һәм китаплар саклана. Йосыповлар Казан һәм Касыйм ханлыгы ханбикәсе Сөембикә турында да онытмаган.
Хәзерге экспозициягә Йосыповларны татар һәм мөселман мәдәнияте, Йосыф би һәм Сөембикәнең үзе белән бәйләүче әйберләр кергән. Экспонатлар арасында Идел буе Болгар дәүләте халыклары тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 10 июньдә Касыймов шәһәрендә ачылган ханбикә Сөембикә һәйкәленең кечерәйтелгән күчермәсе дә бар.
Күргәзмә «Архангельскок» музей-утары тарафыннан Россия Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы белән берлектә уздырыла. Санкт-Петербург мәдәният эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллина проектның идея ягыннан илһамландыручысы булып тора.
Казан Кремлендә «Йосыповлар кенәзләренең дворян нәселе» күргәзмәсе 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.