Нурлатта канализацияне чистартканда эшче үлгән
22 июльдә Нурлатта фаҗига булган. Бу турыда Россия Тикгерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Ачыкланганча, 47 яшьлек эшче канализация чокырына төшкән, әмма хәле начарланган. Ул өскә күтәрелгән, противогаз кигән һәм кабат канализациягә төшкән. Анда ир-атның кабат хәле киткән һәм ул өскә күтәрелә башлаган, әмма 4 метр биеклектән аска төшеп киткән. Ир-ат имгәнүләрдән шунда ук үлгән.
Хезмәттәше артыннан 23 яшьлек ир-ат та төшкән, ул шулай ук аңын югалткан. Ир-атларга машина йөртүче ярдәм итмәкче булган, әмма булыша алмавын аңлап, ашыгыч хезмәтләргә шалтыраткан.
Икенче зыян күргән эшчене хастаханәгә озатканнар. «Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.