Иртәгә 28 градус эссе булачак
Пәнҗешәмбе көнне Татарстанда явым-төшемнәр көтелми, һава температурасы 28 градуска кадәр күтәреләчәк. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итте.
Төнлә һава температурасы +11..+16 градуска кадәр, көндез термометр баганалары +23..+28 градуска кадәр күтәреләчәк.
Моңа кадәр Гидрометеоүзәк Татарстанда шторм кисәтүе кертелүе турында игълан итте. Ул коры һәм эссе һава аркасында урман янгыннары чыгу куркынычы югары булганлыктан кертелгән.