Төркиянең Мармарис шәһәрендә урман янгыны башлаган
Төркиянең курорт шәһәре Мармариста урман яна башлаган, ялкын кунакханәгә күчкән. Бу турыда РИА Новости сайты A Haber телеканалына сылтама белән хәбәр итте.
«Соңгы яңалыклардан күренгәнчә, янгын Мармарисның Мугла районындагы урман зонасында чыккан. Җил белән ялкын кыска вакыт эчендә кунакханәгә күчкән. Һавадан һәм җирдән утны сүндерү өчен эшләр алып барыла», – дип хәбәр итә телеканал.
Җил белән тиз тарала һәм торак массивларга якынлаша бара торган утны сүндерү өчен бригадаларның зур көч куюы искәртелә хәбәрдә.