Рөстәм Миңнеханов Аксубай районында кырлар һәм ашлык киптерү комплексы белән танышты
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай районында булды. Сәфәр барышында ул район кырлары, кайбер авыл хуҗалыгы объектлары белән танышты, шулай ук механизаторлар һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Механизаторлар һәм җирлек башлыклары белән очрашу «Волга-Селект» ҖЧҖ хуҗалыгы базасында узды. Республика Президентына хәзерге вакытта урып-җыю кампаниясендә 99 комбайн эшләве, шуларның 30ы читтән җәлеп ителүе хакында сөйләделәр. Эшләр ике сменада алып барыла.
«Бүген иң мөһиме – игеннәрне урып-җыю һәм көзге чәчүгә әзерлек. Терлек азыгы үзәкләрен үстерү юнәлешендә эшләргә кирәк», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан Президенты өчен хуҗалыкның эретмә узелы буйлап экскурсия оештырылды. Стационар комплекста чәчүлекләрне тукландыру, аларны корткычлар һәм чүп үләннәреннән саклау өчен су әзерлиләр. Комплексның эше быел үсемлекләрне өч тапкыр эшкәртергә, бөртекле һәм кузаклы культураларны яфрактан тукландырырга, шулай ук көнбагышны – ике, рапсны дүрт тапкыр тукландырырга мөмкинлек биргән.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук төзелеп килүче ашлык киптерү комплексын һәм орлык заводын карады. Объектны төзү эшләре 2022 елның маенда башланган, аны 2024 елда файдалануга тапшырырга ниятлиләр.
Яңа база 7 мең тоннага якын ашлык саклау өчен исәпләнгән, орлык линиясе сәгатенә 10 тонна орлык җитештерергә мөмкинлек бирә, чистарту линиясе сәгатенә 300 тонна эшкәртә, киптерү җиһазы сәгатенә 100 тонна орлык киптерә ала.