Яшел Үзән районының бер авылында кич утыру бәйрәме булды
Яшел Үзәннең Олы Яке авылында шаулап-гөрләп «Авылымның айлы кичләре» дип исемләнгән кич утыру бәйрәме узды. Утырмага әйләнә-тирә авыллардан да бик күп кешеләр килде. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
«Без күп милләтле республикада яшибез. Шуңа да төрле халыкларның традицияләрен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә тиешбез. Бәйрәмебезне тагын да ямьләндереп, ут күршеләребез Мари республикасыннан, Арча районыннан дусларыбыз килде. Мәдәниятебезне яшь буынга җиткерү – безнең төп бурычыбыз. Килгән кунакларның барысы да тәмле шулпа, пылау һәм самовырда кайнаган чәй, коймак белән сыйланды», – диде мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.
«Төрле милләт биюләрен башкарып, җырлап, күңел ачып, кич утырулары сизелми дә үтеп китте. Кунаклар да, авыл халкы да мондый үзенчәлекле бәйрәмнән канәгать калды. Искиткеч бәйрәмне оештыручыларга бик зур рәхмәт. Олы якелеләр дөрес юлда, милләтләр дуслыгын ныгытып, телебезне, күркәм йолаларыбызны саклап, авыл урамнарын матур көйләргә күмеп, күпләрне яшьлек елларына алып кайтып, гөрләтеп яши белә», диелгән хәбәрдә.