Минзәлә вәкиле Севастопольдә хезмәт итүчеләрне Хәрби-диңгез флоты көне белән котлады
Татарстан Минзәлә районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев Севастопольдә эш сәфәрендә булды. Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган сәфәрендә ул Минзәлә районына шефлыкка алынган «Бора» корабында хезмәт итүче минзәләлеләр белән очрашты.
«Минзәлә-информ» хәбәр иткәнчә, Наил Хисамбиев аларны минзәләлеләр һәм Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов исеменнән бәйрәм белән котлады. Ул шулай ук Севастопольнең 41 ракета катерлары бригадасы командирына беренче ранг капитаны Валерий Транковскийга Минзәлә районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzl-rayony-bashlygy-urynbasary-sevastopold-eshlche-yaktashlarny-khrbi-digez-floty-kne-beln-kotlady