Казанда ут капкан фатирдан коткарылган ир-ат хастаханәдә вафат булган
Казанның Ибраһимов проспектындагы 36 нчы йортта янгын чыгу турында хәбәр кичә 22:47 сәгатьтә, янгын сагы чакыру буенча 101 номерына килгән.
Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр фатирның ишеген ватып ачкан. Кухнядагы әйберләр янганы ачыкланган. Фатирда 61 яшьлек ир-атны аңсыз килеш табалар. Зыян күргән ир-атны урамга алып чыгалар, ашыгыч ярдәм табибларына тапшыралар һәм аны хастаханәгә алып китәләр. Кызганыч, ир-ат вафат була.
3 квадрат метр мәйдандагы янгынны 23:01 сәгатьтә сүндерәләр. Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан булырга мөмкин.